Гали Рәхим “Битлек”
Бу эш ураза бәйрәмендә булды. Мин әле ун яшьлек бала идем, һәр елны, бәйрәм җиткәндә, мин үземнең балачагымны искә төшереп сагынам. Бала вакытта дөньяда кайгы булмый. Бәйрәм чын-чын бәйрәм, чын-чын шатлык була. Бәйрәмнәрне бер-ике ай алдан көтә башлыйсың. Мәктәптә укыганда да, кич белән сабак хәзерләгәндә дә уең һаман шул киләчәк якты, шатлыклы бәйрәмдә генә була. Кайвакытта, сыйныфта утырган вакытың булса, үзең дә сизмичә, күзләреңне кара тактаның почмагына яисә хәлфәнең аякларына терисең, уйга чумасың, үзеңнең кайда утырганыңны онытасың да, хәлфәнең ни сөйләгәне колакка керми, аның барлыгын да онытып җибәрәсең. Уйлаганың шул киләчәктәге күңелле бәйрәм генә була.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/kilynp9ma1-gali-rhim-bi..