Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Лирон Хәмидуллин Кичке шәфәкъ

05:07 08.04.2024
Лирон Хәмидуллин “Кичке шәфәкъ»

I

Такыр үр-түбәләр, комлы-ташлы кысыр иңкүлекләр аша сузылган тимер юл еракка-еракка китеп күгелҗем рәшә эченә кереп югала...

Юл караучы Оркыя язгы аяз күккә ак пар, карасу төтен бөркеп торган, ара-тирә тимер чыңы яңгырап куйгалаган станция бистәсеннән бер читтәрәк япа-ялгыз гына эшләп йөри. Көн кичкә авышкан. Кояш баешындагы аксыл болыт читләре инде кызара, алсулана башлаган чак. һа вада кичке җиләслек, эшләр өчен иң таман, иң рәхәт вакыт. Тик күңеле генә никтер иләс-миләсләнә, нидәндер шомлана кебек Оркыяның. Ни дисәң дә, ялгызы, берүзе генә йөрү күңелсезрәк шул. Элек гел кеше арасында булып, кеше белән эшләп күнеккәнгә шулай шикләндерәдер инде аны. Хәер, башыңа төшкәч, монысына да күнәрсең әле, дип ул шундук үз-үзен юаткан, тынычландырган да итә итүен. Шулай да сагайта шул аны ялгызлык.

Хикәянең дәвамы: http://librarykukmor.ru/tpost/jenbxvjlr1-liron-hmidul..



3141
Рекламный баннер 728x90px center-bottom