Нәзифә Кәримова “Сагынасыңмы дип сорыйлар...”
Елның кайсы гына вакыты булмасын: салкын кышларымы, яңгырлы юеш көзләреме, җәй көннәрен әйтеп тә торасы юк инде — минем һәрвакытта да авылга кайтасым килә. Чит җирләрдә яшәп, күпме еллар узса да, сагынуларым кимеми. Авыл кешесе күңеле белән шәһәргә төпләнә алмый, күрәсең. Авылдан читтә укып йөргән елларны мин әти белән әнине, туганнарымны, үзебезнең өйне, бәрәңге бакчасын сагына идем. Арабызда авылдашлар да булгач, яшьтәшләрне сагыну алай каты булмагандыр инде. Ә менә өйгә кайтасы килү теләге бер генә минутка да күңелдән чыкмый торган иде. Каникулга, мәсәлән, бер ай алдан әзерләнә башлый идек.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/3zgajert31-nzif-krimova..