Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Мәктәбебездә, төрле чараларга бай булган, Татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды. Атналыкның максаты: укучыларда туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.

06:17 30.04.2024
Мәктәбебездә, төрле чараларга бай булган, Татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды. Атналыкның максаты: укучыларда туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү, телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Атна дәвамында ачык дәресләр, укучылар белән берлектә берсеннән-берсе матур, бай эчтәлекле конкурслар, бәйгеләр үткәрелде.

Әти-әниләр, әби-бабайлар катнашында “Күргәм гаилә” чарасы оештырылды. Бәйрәмдә катнашучы һәркемнең милли киемнәре, саф татар телендә аһәңле итеп сөйләүләре, оста итеп биюләре һәм җырлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Һәр гаилә үзләренең музыкаль номерлары белән бәйрәмдә катнашучы һәркемне таң калдырды. Милли рухта үткәрелгән әлеге чара милли үзаң тәрбияләү, рухи дөньяны баету, иҗади сәләтләрен үстерү, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбияләрне үстерү өчен зур этәргеч булып тора. Тамашачы булу бәхетенә ирешкән һәркем әлеге бәйгедән милли азык алмыйча китмәгәндер, дип ышанасы килә.

3461
Рекламный баннер 728x90px center-bottom