Зөлфәт Хәким “Чын ярату”
— Яратасыңмы мине? — диде Миләүшә ялварулы тавыш белән.
— Яратам! — дип пышылдады Зәбир.
— Минем өчен коега сикерер идеңме? — дип сорады Миләүшә таләпчән итеп.
Зәбир, уйлап-нитеп тормый:
— Әлбәттә, сикерер идем, кадерлем!—диде.
Миләүшә кинәт җанланып китте:
— Сикер әйдә хәзер үк!!!
Зәбир аптырашта калды. Ул ык-мык килеп торган арада Миләүшәсе үпкәләргә дә өлгерде:
— Яратмыйсың син мине... Яратсаң сикерер идең... Әнә Фәрит минем өчен коега сикергән иде.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/hcavmn8zm1-zlft-hkim-ch..