Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Зинаида Захарова Аллага шөкер

07:27 20.05.2024
Зинаида Захарова “Аллага шөкер”

Без хатын белән авылда яшибез. Йорт-җир, бакчалар зур. Ике балабыз да башлы-күзле. Улыбыз Ленар белән кызыбыз Ләйсән дә гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Оныкларыбыз үсеп килә, Аллага шөкер. Улыбызның фатиры бар, ә менә кызыбыз гаиләсе белән кеше фатирында яши. Үзегез беләсез, шәһәр тормышы авыр. Шуңа да балалар авылга мунча кереп, ял итеп китү өчен генә кайталар. Минем әткәй дә, әнкәй дә вафатлар. Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын кадерлеләремнең. Хатынның әнисе исән-сау, Аллага шөкер. Урысча әйткәндә, миңа «тёща» була инде ул. Моны белмәгән кеше юктыр. Авыл кешесе аңлый, авылда эштән күп нәрсә юк. һәр көннең үз эше бар. Ләкин, кызганыч, минем билем кузгала, авыр эш ярамый. Хатынның аягы авырта.

«Күпме гомерем калгандыр, картайган көнемдә шәһәрдә яшәп карыйм әле», — дип, әби, авылдагы йортын фатирга алыштырып, шәһәргә күчеп киткән иде. Әллә һавасы килешмәде, әллә шәһәрне өнәмәде. Белгән юк, атна саен безгә кунакка кайта.

Хикәянең дәвамы: http://librarykukmor.ru/tpost/vyetfotam1-zinaida-zaha..



3108
Рекламный баннер 728x90px center-bottom