Ринат Мөхәммәдиев “Аязучан болытлы һава...”
Мәскәү шәһәрендә Халыкара язучылар берлегендә Сергей Михалковның урынбасары булып эшләп йөргән көннәрем. Эш урыныбыз - «Война и мир» романындагы Наташа Ростованың беренче балы узган тарихи бина. Аның аскы катында ресторан. Төшке ашны рәис белән кара-каршы утырып, без шунда ашый торган идек.
- Ринат, сиңа бер үтенеч бар иде бит әле бүген, - дип мөрәҗәгать итте ул көннәрнең берсендә.
-Тыңлыйм. Тыңламый хәлем юк, Сергей Владимирович...
- Бүген сәгать дүрткә Журналистлар йортына чакыру бар. Анда дөньяның төрле почмакларыннан җыелган рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу була. Вәгъдә биргән идем, әмма бара алмыйм.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/c6gm2atej1-rinat-mhmmdi..