Фирдәвес Зариф “Пар дулкын”
Яр буенда дулкын кагып комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни? Ә зәңгәр күктә өрфия болытлар йөзә. Алар аңа агым уңаена йөзгән балык көтүләрен хәтерләтәләр.
Гомере бетеп баруын соңгы вакытта ачык тоя башлаган иде ул, тик менә әҗәлнең аны туган йорттан, дуе-ишләрдән читтә — коргаксыган җирдә көтүен һич күз алдына китермәгән иде.
Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде. Өер-өер уылдык чәчте, балалар үстерде. Ә хәзер... Нигә килмиләр балалары? Килсәләр, бәлки суга сикереп төшәрлек көч уяныр, уянмаса да, болай ук үкенечле булмас иде.
* * *
Сатирә әби гадәттәгедән иртәрәк уянды, тирә-ягына күз салды, ят җирдә булуын күргәч, йөрәге сулкылдап куйды.
Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе? Юк, юк! Булмас! Кызы Сахилә, бер атнадан килеп алам, киявеңнең туган көнен — юбилеен уздырганчы гына торырсың, диде бит. Килер ул, килми калмас, һичыогы, уллары килеп алыр. Моңа кадәр әни дип кенә тордылар, атна саен диярлек авылга кайтып йөрделәр: бәрәңгесен утыртып, терлеккә печән әзерләп китәләр иде. Тик менә быел еш чирли башлады шул, кызы белән улларын да кайгыга салды.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/dsglimnku1-firdves-zar..