Саҗидә Сөләйманова “Ялгыз торна”
Йөрәкне ярырдай итеп пароход кычкырта.
Нәрсә күреп шултикле улый ул? Ансыз да Мәрфуганың үкереп елыйсылары килә.
Яр кинәт, пароходтан кубып, артка чигенә башлады. Ярда Мәрфуганың улы Әнәс белән кызы Әлфия кул болгап торалар. Әти кеше кул болгамый, ике яктан улы белән кызын җитәкләгән. Мәрфуганын беренче ире Габбас ул. Балаларны җәйге каникулга үз янына алырга дип, бүген генә Казаннан кайтып төшкән. Мәрфуга хәзерге ире Рәиф белән ялга китеп бара. Алар Габбас белән очрашырга тиеш түгелләр иде. Мәрфуганың туганнан туган энесе балаларны аэропортка алып бара, Габбас аларны шуннан гына алып китә. Шулай уйланылган иде. Ә ул Әнәс белән Әлфияне җитәкләп пристаньга төшкән. Ни дип килгән Габбас монда? Балаларның үги әтиләрен күрергә уйлаганмы? Соңгы тапкыр Мәрфуганың йөзенә рәнҗүле караш ташларгамы? Рәиф белән ирләрчә кул биреп күрештеләр. Икесе дә үзен лаеклы тотты. Гади һәм горур.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/v35pe2eo41-said-slimano..