Илдар Юзеев «Сагыну булган икән...”
Бишенче классны тәмамлагач, безне, әйбәт укыган өч малайны, пионер лагерена җибәрделәр. 1945 елның җәе. Сугыш яңа гына тәмамланган айлар. Кайберләребезнең әтиләре әле өйләренә кайтмаган да. Өйдә ашаганыбыз: черек бәрәңге «күмәче», бәрәңге һәм сирәк-мирәк кенә эләккән умач. Менә хәзер ул елларны искә төшерәм дә, әле халкыбыз сугыш авырлыкларыннан арынып өлгермәгән вакытта, пионерлар өчен лагерь ачарга ничек хәлләреннән килде икән, дип уйлап куям. Лагерь Ямады авылыннан кырык биш чакрым ераклыкта: Ташлы Елга дигән авылда. Анда барып җиткәнче әле Яңавылга кырык чакрым барасы. Безне, печән салынган атлы арбага утыртып, Зиннәт бабай алып китте. Ул, арык атны куа-куа, безгә борылып карамый гына: «Саубуллашыгыз туган җирегез белән, озакка китәсез бит...» — ди. Ә безгә ни... Ямадыны ташлап китү сөенеченнән башлар күккә тигән. Тәмам туеп беткән идек Мүксазыннан да, Тәкә төбәгеннән дә, Гәрә суыннан да, әрәмәсеннән дә. Урманнарын күрәсе дә килми, утынга барсаң — каравылчы чанаңны чапкалап, балтаңны алып кала. Әй, безнең авылның аның сандугачлары да бака кебек сайрый, чишмәсе дә Ханнан исемле генә... Бездәге кебек тәмсез кузгалакны дөнья бетереп эзләсәң дә табалмассың... Гәрәсен әйтер идем, үрдәк чумарлык та суы юк. Шулай инде, Зиннәт бабай, саубуллашмыйбыз без Ямады белән... «Кайсы авылдан?» — дип сорасалар, әйтергә оят: Ямады... Җисеме дә исеменә туры килеп тора. Юк, саубуллашмыйбыз без, Зиннәт бабай!
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/psor0o6rc1-ildar-yuzeev..