Валентин Катаев "Курай һәм чүлмәк" (Х.Фәйзрахманова тәрҗемәсе)
Каен җиләге өлгергәч, әтисе - чынаяк, әнисе - касә, Женя, кечкенә чүлмәк тотып, урманга киттеләр. Нәни Павликка да чәй тәлинкәсе бирделәр. Килеп җитү белән, җиләк җыярга тотындылар: кем күбрәк җыяр?
Әнисе, яхшырак аланны сайлап, Женяга күрсәтте:
- Менә, кызым, монда җиләк бик күп. Рәхәтләнеп җый.
Женя чүлмәген әрекмән белән сөртте дә арлы-бирле йөри башлады. Йөрде- йөрде, тик бер җиләк тә тапмады. Әтисе ярты чынаяк җыйган, әнисенең җиләкләре ярты касә булган, хәтта Павлик тәлинкәсендә дә ике җиләк ята.
- Әни, нишләп миңа җиләк очрамый? Син миңа иң начар җирне күрсәткәнсең бугай.
Әкиятнең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/xx6em3izl1-valentin-kat...В.МихалковИсемендәгеБалаларҮзәкКитапханәсе