Радик Фәизов “Яшьтәшләр”
Ходай Тәгалә Госман картка озын гомер бирде. Быел яз ул сиксән икене тутырды. Инде балалары да күптән читтә, кайтулары да бик сирәк. Гомер иткән карчыгы Рәшидә дә вафат. Авыр гәүдәле, салмак кузгалулы карт авыл читендәге бай каралтылы иркен йортта берүзе яшәп ята. Ни хәл итсен, барысына да күнекте, сукрана-уфылдый бар эшен үзе башкара. Тавыкларына җим сибә, ак кәҗәсен сава, аш-суын әзерли. Әмма бу озын гомерне ул үзе бәхеткә санамый. Әйтеп куйган иде карчыгына: «Кара аны, сабыр ит, мин киткәнче, зинһар, син үлеп китә күрмә, мине әйбәтләп җирләгәч кенә, үз җаеңны үзең карарсың», - дигән иде. Көлеп кенә булса да Рәшидәсе дә моңа ризалыгын биргән иде. Тик менә Хак Тәгалә икенче төрле хәл итә шул.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/9o1c2m1z51-radik-fizov..