Зәки Зәйнуллин “Кура җиләге”
Бакчаларында өлгереп җиткән кура җиләген җыйган чакта, таң беленеп килгәндә исеп-исеп куйган җил кебек, әбинең дә күңеле нилектәндер сызып-сызып, актарылып куйды. Узган озын гомеренең байтак елларында күп тапкырлар йөргән ялан-кырлары, җиләкле тау битләре, балтырганлы, кымызлыклы, кузгалаклы урман акланнары, Түбән Оч төпкеле кисәк-кисәк булып исенә төшә башладылар. Бакчада атнадан артык кызарып пешкән кура җиләкләрен җыеп, инде үзе белән бергә картайган, кызларын кияүгә биреп өч мәртәбә үзе дә кияүләренә әби булган килененә кертеп торды. Килене, җыелган шул җиләкне ике көнгә бер шикәр кушып кайнатып, кышлыкка вареньелар ясады. Әзер вареньены пыяла банкаларга тутырып, авызларын түгәрәк тимер белән тын кермәслек иттереп ябып, өй базына төшерә барды.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/f7v22azh41-zki-zinulli..