Нәбирә Гыйматдинова “Күл”
Ул кая барып бәрелергә дә белмәде: ап ак тәрәзә пәрдәләрен йолкып-йолкып төшерде. Юарга кирәк. Кичә генә кигезгән чәчәкле мендәр тышларын салдырды. Юарга кирәк... «Тансык кунаклар» кайта! Әгәр кодрәтеннән килсә, хатын аларның юлына ком-таш түшәр иде. Тылсым иясе түгел шул, түгел. Әнисе балаларны үзенә алып китте. «Күзенә дә күрсәтмим, капкамнан башын гына тыксын, уклау белән сугып ярам!”- дип тузынган карчыкка ни кыланса да килешә, заманында ул, кара айгыр җигеп, өй борынча халыктан сөт җыйган, бидоннарны арбага туп кебек кенә чөеп аткан «аю Зәйтүнә» иде. Ә менә Айсылу — әнисенең тискәрегә әйләндереп кигән «күлмәге»: эчендә өермә бөтерелсә дә, тышка чыгармый, йөрәгенә бикләп бастыра иде. Тик бу юлысы чүпрәк-чапрак юып кына тынычланыр микән? Уңган хуҗабикә, гадәттә, кунак-фәлән көткәндә, иң әүвәл өен җыештыра, Айсылуга исә уйлап баксаң, пакьне тагын да пакьләрлек сәбәп тә юк, беренчедән, ул беркемне дә өзелеп-өзелеп чакырмады, икенчедән, бүлмәләр болай да ялт иткән, әнисе балаларны киендергәндә ачу белән бәргән йомшак уенчык - куян баласы гына идәндә аунап ята.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/ymdrsr56b1-nbir-giimat..