Шакир Янбаев «Бәгырем, бәгырькәем...”
Рәсүл Корбанов бу якты дөньяда егерме алты ел яшәп, шушыңача юк-барга ышанганы булмады. Буш чиләк тотып берәрсе юлыңны аркылсынмы, кара мәчегә туры киләсеңме, хәерлегә түгел дигәннәрен ишеткәне бар иде барлыгын. Калада чиләк белән су ташучы юк хәзер, бу яктан куркыныч юк дияргә ярый. Институтны тәмамлап, министрлыкта эшли башлагач та, күршеле булса да, ике бүлмәле фатир биргәннәр иде. Менә өч ел инде шул биш катлы йортта яшәвенә, кара мәче түгел, аласын да туры китермәде, күрмәде.
Бердән бер көнне өйдәш яшәгән пенсионер әби, гөнаһ шомлыгына каршы, алып кайтты бит йортка песи баласын. Өйдәш кешеләр арасында юктан гына ызгыш-талаш кубып торганын песи халкы беләмени ул? Үзенә якты йөз күрсәткән карчыкка рәхмәтләр укып, аның пенсия акчасына алынган сөтне ялап, диванда мыраулый-мыраулый тик кенә ятасы урынга бу тынгысыз җан Рәсүл Корбановлар ягына да борын төртте, кухняга да, хәтта ванна бүлмәсенә дә сәяхәт итүдән тартынмады.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/si3ugy6991-shakir-yanb..