Гомәр Бәширов “Урман шаулый”
Без аның белән зур каен төбендә утырабыз. Әйләнә-тирәбездә—биек, юан агачлар. Күтәрелеп караганда, бик биектә, агач башлары арасыннан күкнең ертык читле зәңгәр кисәкләре күренә. Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә кояшның алтын тәңкәләре уйнаклый. Алар берсен-берсе куып яшеренәләр, күз камаштыргач тизлек белән җемелдәшәләр. Яфракларда иртәнге чыкның авыр тамчылары ялтырый. Умарта кортлары, берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй ашыгып, күңелле безелдәшеп, озын сабаклы урман үләннәреннән бал җыеп йөриләр. Калын тавыш белән мәгърур жуылдап, чәчәкләргә куна-куна төклетура узып киткәли. Биек агачлар төбенә сырышып утырган куе куаклар арасында әледән-әле чикерткәләр сайрап куя. Берсе туктый, шунда ук икенчесе башлап җибәрә. Үләннәр төбендә, куаклар эчендә, куе яфракларда, җирдә һәм һавада исәпсез күп җан ияләре яшәгәне сизелеп тора. Алар кыштырдыйлар, безелдиләр, шуышалар, пырылдап очып китәләр. Аларның күбесе күренми, бары тоела гына. Өзлексез дәвам итә торган бу тынгысыз яшәү хәрәкәте тын урманга җанлылык, күңеллелек кертә. Яфраклар куелыгы астыннан, салкынча һава белән бергә, куе һәм киң агым булып, тәнгә яшәү дәрте өсти торган яшел яфрак исе, агач исе агып килә.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/jk8rco7ej1-gomr-bshiro..