Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Ибраһим Гази Тургай картаямы икән?

06:37 23.10.2024
Ибраһим Гази “Тургай картаямы икән?”

Шәйхәттәр бабай җәй көннәрендә, урамга чыгып, үзләренең капка баганасына сөялеп торырга ярата. Үткән-сүткән кешеләр, аңа сәлам биреп: «Нихәл, бабасы?» — дип китәләр, ә телгә үткенрәкләр: «Аумасын дип әйтәсеңмени, Шәйхәттәр бабай, капка баганасын терәп торасыңмыни? Колхоз трутдин түлиме соң аудармый тотып торган өчен?» — дип, карт кешенең кәефе китәсен-китмисен дә искәрмичә, шаяртып узгалыйлар.

Әллә капка баганасы елдан-ел үсә, калыная бара инде, әллә бабагыз кечерәя, юкара, соңгы берничә елда багана янында солы көлтәсе хәтле генә булып калды. Авылда аңардан картрак кеше юк дип сөйлиләр. Имеш, ул, әби патша заманасында ук солдатка алынып, бер чиләк аракыны ялгыз башы чөмереп бетереп, әллә кемнәрнең генә кара мунчаларын нигезе-ние белән авылның икенче башына күтәреп илтеп куйган... Анысы, әби патша заманасында дигәннәре бик карт дип әйтүләре генә инде, билгеле. Ә мунчаны күтәреп илтеп куйган диюләренә ышанырга да була, яшь чагында ул яман көчле булган дип сөйлиләр. Аның каравы хәзер... Әллә чынлап та капка баганасы үскәннән-үсә, юанайганнан-юаная инде?..

Хикәянең дәвамы: https://librarykukmor.ru/tpost/gz7ilel4t1-ibraim-gazi..



2871
Рекламный баннер 728x90px center-bottom