Әмирхан Еники “Мандарин сатучы”
Менә икенче тәүлек инде мин «С» шәһәренең аэропортында каңгырап утырам.. Мәскәү тарафыннан самолетлар очмый гына бит! Алма- Атага оча, Алтайга оча, тагын әллә кайларга оча, ә Мәскәүгә юк, Мәскәү кабул итми — анда тоташ болыт, куе томан диләр. Көзге һава җылы өеңдә телевизор карап яткан чагында гына әйбәт икән, әмма берәр ят шәһәрнең тап-такыр, шәрә аэропортына килеп эләксәң, аңардан да әшәкерәк урын юктыр, валлаһи!
Шушы бер тәүлек эчендә ялан хәтле аэровокзал бинасы халык белән шыгрым тулды, тыгылды, утырып торыр урын да калмады. Бу — Урал үзәге, бирегә кайсы яклардан гына очып килмиләр, һәр шуларның бик күбесе — Мәскәүтә узып баручылар. Нефтьче дә, кибетче дә, урман кисүче дә, алтын эзләүче дә, балалы хатын да, пенсионер карчыкта— барсы да пайтәхеткә ашыга! Чынлап та Мәскәү җирнең кендегенә әйләнгән икән. Хәтта менә мин дә, Казан кешесе, үземнең шәһәргә төшеп тә тормыйча, туп-гуры башкалага очарга тиешмен. Институттан шундый боерык алдым — тиз генә Мәскәүгә барып җитәргә кушканнар. Тиз генә!... Тиз генә туалетка барып килергә була, шуннан башкасы хәзергә әле алла кулында.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/55er47xlk1-mirhan-enik..