Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Ибраһим Гази Берсе өйгә ташый, берсе өйдән ташый

13:27 29.10.2024
Ибраһим Гази “Берсе өйгә ташый, берсе өйдән ташый”

Галимҗан ага инде яшь кеше түгел, чәченә кырау төшә башлаган. Бер караганда, нигә инде аңа, шул кадәр акча бетереп, китап җыярга? Барыбер укырга вакыты җитми. Ә ул ташый да ташый. Соңгы елларда хәтере начараеп китеп, кайбер китапларны икешәр, өчәр кат та алып кайткалый башлады. Ул төшендә дә әйбәт китаплар күрә һәм уянгач сөйли. Ул акчаны гел китап белән чагыштыра: бу акчага бик әйбәт биш китап алып була. Бу билет бәясенә ике китап алып булыр иде — карыйсың да онытасың, ә китап гомерлек!

Көненә бер тапкыр китап кибетенә кереп чыкмаса, табын янына кулын юмыйча утырган кеше кебек, ул үзен уңайсыз хис итә башлый, ике көн рәттән керә алмаса, бөтенләй авыруга сабыша.

Хикәянең дәвамы: https://librarykukmor.ru/tpost/5xptruo4j1-ibraim-gazi..



2491
Рекламный баннер 728x90px center-bottom