Рәмзия Габделхакова “Буш йорт юк”
Хуҗаның йөзе караңгы иде. Болай да кысык күзләрен мунчаладай тузгыган куе кашлары астына яшереп, битараф кыяфәт белән генә тыңлады. Хатынның елак, көчсез тавышы тынып калгач, кырыс карашын тәрәзәгә күчерде дә, сүзләрен теш арасыннан сөзеп чыгарып:
— Кайтмаска иде. Мин сезне чакырмадым! — диде. — Артыгызга типкәч, туган җирегез искә төштеме?
Бүлмә уртасында бөрешеп басып торган күгәрчендәй арык гәүдәле хатын, йөзенә булдыра алганча мескенлек чыгарып, сузып кына җавап бирде:
— Соң бит... Нишлик соң инде? Кая барыйк?
— Кайтмаска иде! — дип кабатлады хуҗа. — Сездән башка да хәерчеләр җитәрлек монда!
—Мин сездән эш кенә сорыйм ич. Бардыр бит... Мин бит нинди эшкә дә риза. Алыгыз гына...
Хуҗа телефонга үрелде:
— Рауза! Михалычны тап әле миңа!
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/kk7sexy6f1-rmziya-gabd..