Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Рәис Мөхәммәдиев Икәү

12:28 17.11.2024
Рәис Мөхәммәдиев “Икәү”

Кая күзең салма — ак дала, Өметеңне өз син, ак бала...

Кыш. Дала. Кай якка карама, күз күреме җирдә чиста ап-ак кардан башка берни дә юк. һава шундый тын. Коры салкын. Аяз. Зәңгәр күк бишектә яткан сабыйның гөнаһсыз күзе кебек чиста. Күктә балкыган алтын кояшның җылы нурлары салкын һава катламы аша үтеп керә алмый. Миллионлаган чакрым араларны үтеп тә эсселеген югалтмаган нурларның соңгы җылысы, күз явын алырлык ак карда чагылып, соңгы сулыш кебек эзсез юкка чыга. Дала өстен каплап алган бу ак кар юрганы якты кояш нурлары астында асыл ташлар чәчелгән әкият дөньясын хәтерләтә. Кар кристаллары, кояш нурларында чагылып, кыйммәтле ташлар кебек ялт-йолт киләләр. Бар тирәлектә сихри, кырыс кышкы матурлык. Бернинди хәрәкәт юк. Хәтта шаян җил дә, уйнап селкетерлек, чайкалдырырлык бернәрсә дә тапмаганлыктан, үзенең күренмәс канатларын җыеп, каядыр поскан. Гүя кемдер җемелдәгән ак палас өстенә үтә күренмәле зәңгәр япма тарткан да, аның уртасына нурлы алтын түгәрәк беркетеп, беркем дә булдыра алмаслык гаҗәеп матур, гүзәл декорация ясаган. Мондагы тынлыкны беркем дә мәңге боза алмас шикелле. Нинди дә булса хәрәкәтнең дә монда булуы мөмкин түгел кебек тоела.

Хикәянең дәвамы: https://librarykukmor.ru/tpost/604rpm9491-ris-mhmmdie..



2344
Рекламный баннер 728x90px center-bottom