Хәсән Сарьян «Финал»
Курыкмагыз, бу юлы да кешедән түгел, үземнән көләм. Бу моннан бик күп еллар элек булган хәл. Ул чакны мин студент идем. Айлык стипендиям — ике йөз егерме сум. Иске акча белән, билгеле. Шуннан башка, беркайдан керер җире юк, чыгар җире генә күп иде. Аягыма көзге ботинка, башыма бүрек кирәк. Хәзер генә ул бик күп егетләр бүрексез йөри, ә без ул вакытта алай йөри алмый идек — көздән үк батырып киеп куябыз да майсыз салмыйбыз — модасы булмагач без гаеплемени? Бүрек белән ботинкадан тыш, өстемә дә берәр сырган фуфайка юнәтеп булмасмы дип уйлыйм. Ике йөз егерме сум стипендиянең ай саен йөз сумын калдырып барганда да, бүрек өчен бер ай, ботинка өчен ике ай, фуфайка өчен биш ай җыярга кирәк. Минем кебек башка егетләр, товар вокзалына төшеп, я ташкүмер, я бүрәнә ташыйлар. Ә мин... хикәя язам. Төннәр буе күз талдырып язам-язам да, иртән институтка чабам. Аннан — редакциягә. Ләкин минем бер хикәямне дә басмыйлар — илтә торам, кире кайтара торалар.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/vd797dg5v1-hsn-saryan-..