Нәҗибә Сафина “Бәгырь җимешкәе”
Сез Әлфирә исемле кызны беләсезме? Юк? Ничек инде шундый да нәни, шундый да тәти, кара чәчле, күк йөзедәй зәңгәр күзле, кыңгырау чәчәк итеп ясалган өрфия чәчәк-тасмалы, арыш кырына күкчәчәк үскән сыман бизәкле матур күлмәкле кызны белмисез? Әнә бит ул, бакчага барасы булмаса да, әллә кайчан йокысыннан торып, битен-күзен юып, киенеп-ясанып куйган. Әнә бит көзгедән дә ничек матур булып күренә. Әнисе: «Кызым- йолдызым, курчактай булдың», - дип, җилкәсеннән генә үбеп тә алган иде, Әлфирә көзгегә текәлебрәк карады. «Кара әле, шундый курчак та була микән?» - дип уйлады ул. Аннары уенчыклары тутырылган тартма янына килеп басты.
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/8zzerko4b1-nib-safina-..