Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кәркәвеч мәдәният йорты халык театры театр коллективлары бәйгесен дәвам итеп.

13:07 06.12.2024
f09f8ead.png Кәркәвеч мәдәният йорты халык театры театр коллективлары бәйгесен дәвам итеп, 4 нче декабрьдә күренекле драматург Туфан Миннуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясен үз тамашачысына тәкъдим итте.

Әлеге әсәрдә яшәү һәм үлемнең кискен көрәше, фани дөньяда яшәүнең мәңгелек фәлсәфәсе чагыла. Әлмәндәр образы аша халыкның җан җылысын, шаянлыгын-наянлыгын уен-көлкегә хиреслеген, мәхәббәтен, намусын, горурлыгын һәм башка бик күп уңай сыйфатларын үзенә туплаган вәкиле булуын күреп була.

“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Бүген дә, спектакль барышында актерлар үз осталыгын күрсәтеп, геройларының рухи дөньясын ачыклый алдылар. Сәхнәдә яшьләр белән бергә халык театрының ветеран артистларның уйнавы ямь өстенә ямь булды.

f09f8ead.png Продолжение конкурса театральных коллективов!

4 декабря народный театр Каркаусьского СДК представил зрителям комедию известного драматурга Туфана Миннуллина «Әлдермештән Әлмәндәр».

Это произведение отражает борьбу между жизнью и смертью, философские размышления о существовании в материальном мире. Образ Әлмәндәр олицетворяет душевную теплоту народа, его жизнерадостность, любовь, честность, гордость и множество других положительных качеств.

Пьеса «Әлдермештән Әлмәндәр».по-прежнему остается актуальной, и даже приобретает еще большее значение со временем. Сегодня актеры очень хорошо продемонстрировали своё мастерство, раскрывая внутренний мир своих персонажей. Особенную изюминку постановке придал тот факт, что на сцене на ряду с молодежью играли и ветераны народного театра.

2139
Рекламный баннер 728x90px center-bottom