Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Габделхәй Сабитов Бизәкле чиләк

21:42 12.12.2024
Габделхәй Сабитов “Бизәкле чиләк”

Минем бүлмәгә беренче кат кергән кеше беразга аптырап кала.

Почмакта акай күзле ябалак утыра, ике тузбаш твист бии. Киселгән агач төбе янында шүрәлеләр домино суга. Бөкресе чыккан карт аю, зур таш өстенә утырып, үзенең иске чабатасын ямый. Сихерче карчык киледә ярма төя...

Миңа калса, боларның әллә ни аптырар нәрсәсе юк. Төрле ботак-сатактан, тамыр-томырлардан үзем юнып ясаган әкәмәтләр.

Агач шүрәлеләрне тамаша кылып күз ияләшкәч, кергән бер кеше иң соңыннан түр стена каршысына килеп туктый. Анда чатлы-ботлы зур мөгез — поши мөгезе эленеп тора. Мөгезнең бер чатында ак бизәкле кечкенә генә зәнгәр чиләк.

Кунак бу мөгез янына килдеме, аның нинди сорау бирәсен мин инде алдан ук чамалыйм.

Хикәянең дәвамы: https://librarykukmor.ru/tpost/nn14jd6y01-gabdelhi-sa..



2261
Рекламный баннер 728x90px center-bottom