Халисә Мөдәррисова "Бәйге хакы".
10:45
03.02.2025
Халисә Мөдәррисова "Бәйге хакы".
Кып-кызыл, кызган поднос кебек баеп баручы кояшның итәге инде офыкка кагылды.
Зариф уйнаклап торган яхшы атта тояк күмәрлек тузанлы юлдан, кара тиргә батып, җан-фәрман офыкка таба чаба да чаба. Ничек тә куып тотарга кояшны, якынаерга тиеш ул аңа. Кояш аның саен тизрәк түбәнәя, майга баткан кайнар хәнҗәр кебек шуып иңә бара, иңә бара. Менә аны уратып алган алтынсу-сары балкыш куелана, кара кан төсенә керә.
Никадәр шәбрәк чабарга тырышмасын, ниндидер куәтле көч аны туктатырга маташа, бар авырлыгы белән ат күкрәгенә, иңсәләренә баса, күзгә күренмәс көч аны кирегә тарта, аты-ние белән артка каера. Зариф ике якта үскән куакларга, агач кәүсәләренә тотынып алга ыргылырга азаплана, аты да бар куәтенә алга омтылырга тырыша, ләкин көче җитми. Зарифның йөрәге дөп-дөп килә.
Менә кояшның яртысы офыкка иңде, менә ул чирек кенә, аннан урак нечкәлеге генә калды. Зариф никадәр чапмасын, җитешә алмый кояшка, ул якыная барган саен, офык арткарак чигә. Бу бәйге мәңге бетмәс кебек. Гаҗизлектән, кәйсезлектән аның сулышы кысыла.
Зариф кара тиргә батып уянып китте. Тагын шул бер үк төш. Үз гомерендә бу төшне ул әллә ничә тапкыр күрде инде.
Хикәянең дәвамы:https://librarykukmor.ru/tpost/sfczoshnc1-halis-mdrrisova-bige-haki
#КукморскаяЦентральнаяБиблиотека
#КукмараҮзәкКитапханәсе
#СоветуемПрочитать
#УкыргаТәкъдимИтәбез