Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!️

09:14 30.03.2025
Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!️
Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!️

Сезне чын йөрәктән рамазан ае тәмамлану һәм гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм.️
Изге рамазан ае мөселманнар өчен Аллаһка шөкрана итеп, догалар уку, миһербанлы гамәлләр кылу вакыты булды.
Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге аебыз күз ачып йомганчы узып та китте. Шушы Рамазанда тоткан уразаларыбыз, кылган изге эшләребез өчен ел дәвамында әҗер-савапларны күрергә насыйп итсен.
Безнең көннәргә килеп җиткән бер хәдистә «Әгәр дә кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде» диелгән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, изге ай тәмамлангач та дәвам итеп, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.
Кадерле мөселманнар, Ураза гаете мөбәрак булсын! ️Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә саулык-сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп итсен.
 
Иң изге теләкләр белән,
Директор ГАУСО "КЦСОН Тылсым" МТЗ и СЗ РТ в Кукморском муниципальном районе" Руслан Марсилович Шарипов
1839
Рекламный баннер 728x90px center-bottom