Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Шакир Янбаев "Дөнья йөге"

10:43 15.04.2025
Шакир Янбаев "Дөнья йөге"
Шакир Янбаев "Дөнья йөге"
Төш юрарга дисеңме, Миңзифа чегән хатыннарыннан һич ким түгел. Өметбай Әпсәләмов үзе төшкә ышануын ышанмый, хәзерге заман кешесе бит инде ул. Хатынының күрәзәлек итүенә баштарак көлә генә иде. Шулай да, бергә яши торгач, сәеррәк төш күрсә, иртән уянгач та сөйләргә гадәтләнеп китте.
—Миңзифа, мин фәлән-фәлән төш күрдем бит әле, — дип авыз ачуы була, Миңзифа, чак кына уйланып та тормыйча:
—Куанычка, сөенечкә бу төшең! Күңелең үсәр, җаныем, кулыңа мал керер, зарплатасы зуррак, абруйлырак урынга куярлар, үстерерләр үзеңне! — дип юрар иде.
Миңзифаның шулай юравына күрә, Өметбайны һәрчак күтәрделәр: ата-бабасы гомер бакый җир тырнап гомер иткән авыл баласы кала халкын сөт-катык белән туендырган сөт заводының директоры булды.

Хикәянең дәвамы:https://librarykukmor.ru/tpost/i22lng7iy1-shakir-yanbaev-dnya-ige
#КукморскаяЦентральнаяБиблиотека
#КукмараҮзәкКитапханәсе
#СоветуемПрочитать
#УкыргаТәкъдимИтәбез
2555
Рекламный баннер 728x90px center-bottom