Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

18:13 15.09.2023
f09f9383.pngРөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Татарстан Рәисе юлламада нәтиҗәләр ясады, өстенлекләрне һәм алга таба эшләү өчен бурычларны билгеләде.

f09f8f99.pngРеспубликада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы 98%ка үтәлгән

506 объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән, шул исәптән 96 йортта 257 лифт алмаштырылган. 219 йортта ремонт эшләре дәвам итә. 196 йортта башкарылган эшләр күләме 70% тан артып киткән.

f09f91a8f09f8fbbe2808df09f8fab.pngТүбән Камада мәктәп базасында беренче энергетика сыйныфы ачылды

Сигезенче сыйныф укучыларыннан оештырылган профильле сыйныф «мәктәп - көллият - вуз - оешма» өзлексез белем бирү системасының бер өлеше булачак һәм яшьләрнең энергетика тармагында эшләү белән кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

f09f8f86.png16 сентябрьдә республикада «Татарстан кроссы - 2023» узачак

Спорт вакыйгасы Татарстанның күп кенә муниципаль районнарында узачак һәм төрле дистанцияләрне үз эченә алачак.

e29bb2.pngАктаныш районында Иске Идел буе күле яр буен төзекләндерү эшләре төгәлләнде

Объект "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы кысаларында төзекләндерелгән.

f09f8d8e.pngТатарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Ярминкәләр Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм тагын республиканың берничә районында оештырылган. Ярминкәләр сезоны 23 декабрьдә тәмамланачак.



6444
Рекламный баннер 728x90px center-bottom