️Зур Сәрдек мәдәният йорты - авылыбызның йөзек кашы.
10:56
06.11.2026
️Зур Сәрдек мәдәният йорты - авылыбызның йөзек кашы. Мәдәният йортыбыз, әлеге бинаны салдыруны башлап йөргән легендар шәхес, узган гасыр уртасында ул чактагы “Коммунизмга” колхозын бөтен Рәсәй күләменә таныткан, миллионер колхоз исемен алуга үзеннән зур көч керткән кеше - Социалистик Хезмәт Герое - Камил Фаяз улы Шакиров исемен йөртә.
️Зур Сәрдек мәдәният йорты 1966 елда төзелә башлап,1967 елның ноябрендә, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгына ишекләрен ачкан мәһабәт һәм Рәсәйдә бер генә булган уникаль бина.Бу культура йорты бүгенге көнгә кадәр тирә-юньдә сүнмәс учак булып тора.
️Мәдәният йорты тәүлек буе гөрләп тора - төрле түгәрәкләр эшли, матур-матур кичәләр, бәйрәмнәр уза.
️Мәдәният йортында бүгенге көндә тулы көченә иҗат итеп яшәүче ике “Халык” коллективыбыз бар – 1997 елда исем алган “Чәчкә” халык бию ансамбле,2007 нче елда Халык театры исемен алган , регионара халык театрлары фестивале лауреаты исемен йөртүче драма коллективы , "Сердәш” фольклор төркеме эшләп килә. Мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләрдә олысы да, кечесе дәбик теләп шөгыльләнә.
Авылыбызда тырышып көн итүче төрле яшьтәге һөнәр ияләре - балалар, өлкәннәр, яшьләр дус-тату булып сәхнәне, мәдәниятне яратып яшиләр.
️Мәдәният йортыбызга, республика программалары кысаларында, 2021 елда капиталь ремонт ясалды.Бар да өр-яңа. Мәдәният йорты түгел - мәдәният сарае!
Күңел ачырга, җырларга һәм биергә теләге булган һәркемне безнең мәдәният йортында көтеп калабыз. Безнең белән бергә күңелле вакыт үткәрегез, истә калырлык очрашулар сезне көтә!
Якын арада үтәчәк мәдәни чаралар:
28 ноябрь 19.00 сәг. – Ленур Биктимеров концерты. Билет бәясе 700 сум.
Ноябрь аенда Зур Сәрдек халык театры, районкүләм театр фестивале кысаларында, “Беренче театр” спектаклен тәкъдим итәчәк.
Безнең афишаларны карап барыгыз,безнең белән бергә булыгыз!
https://vk.ru/club212856518